«Туган тел, туган сүз – милләтемнең нигезе»: мәгълүмат көне (12+)
20
Февраль 2021
Saturday
6 нчы санлы китапханә 19 нчы мәктәп фойесында уртанчы һәм югары сыйныф укучылары белән Халыкара туган тел көненә багышланган Мәгълүмат көне уздырды. Китапханә хезмәткәрләре әлеге тематикага багышланган басмалар урнаштырылган күргәзмә әзерләде. Туган телләр турында әдәбиятка күзәтү уздырдылар. Балалар бик теләп викторина сорауларына җавап бирде, блиц-сораштыруда катнашты. |